Лицензия на осуществление образовательной деятельности
№ 56-46 от 09.04.2021 г.
СМИ. Регистрационная запись ЭЛ № ФС 77 - 76118 от 12.07.2019 г. 
тел. 8-800-100-26-84
эл. адрес - centrideia@mail.ru
 

НАПИСАТЬ НАМ

 

 

ЦЕНТР ГРАЖДАНСКИХ         

            И МОЛОДЁЖНЫХ     

                       ИНИЦИАТИВ

 

Для того, чтобы добавить материал в методическую копилку, необходимо войти на сайт, или пройти регистрацию.

Календарь мероприятий

ПОДПИСКА

Новости

27.04.2024 г.
Всероссийский конкурс рисунков, посвящённый Международному дню семьи «Моя семья крепка, дружна и...
26.04.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина (из цикла «Изучай и развивайся») «Великая Отечественная...
26.04.2024 г.
X Всероссийский конкурс, посвящённый Международному дню семьи «Семья - это мы! Семья - это я!»
25.04.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина для учеников 1-4 классов, посвящённая Дню Победы в Великой...
25.04.2024 г.
X Всероссийский фестиваль творчества, посвящённый Международному дню защиты детей «Мир, в котором я...
24.04.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина, посвящённая Дню Победы в Великой Отечественной войне (из...
22.04.2024 г.
Всероссийский конкурс, посвящённый Дню Победы в Великой Отечественной войне «И снова май, цветы,...

Әти-әниләр һәм балалар катнашында уен-викторина «Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида»

 

Әти-әниләр һәм балалар катнашында  уен-викторина

 «Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!»

 

Хаертдинова Гульназ Ильгизаровна

воспитатель

 

Максат: Әти-әниләрнең һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының  юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү, ныгыту. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, пазллар җыеп уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең  мөһимлеген әти-әниләргә  аңлату. Әти-әниләр һәм балалар  арасында  дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар,  рәсемнәр карау, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.
Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү;   сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм баларага “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү;  юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын,  шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр, билгеләр  белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар әзерләү.
Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар; тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме,  слайдлар күрсәтү  өчен аппаратура,уеннар  өчен әйберләр һ.б.
 
Бәйге барышы:
Алып баручы.Бакча бүген гөрләп тора,
                          Шаулап тора, күрегез!
                Әти-әниләр катнашында
                Бәйге була, белегез!
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар. Бүген бездә кызыклы, эшлекле төстә очрашу. Без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Ике командага бүленеп көч сынашып үзебезнең юл йөрү кагыйдәләре хакынды белемнәребезне тикшереп үтәрбез. «Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны   башлыйбыз.                                                           Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!
 Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.
“Светофор” командасына сүз бирелә.  
Безнең команда “Светофор”.
 Безнең  девиз:
“Юл йөрү кагыйдәсен
Бик тә килсә беләсең.
Аның тәртибе гади:
Кызыл янса тукта , ди.
Сары төстә “Игътибар!”
Яшел янгач китеп бар”.
 
Зебра” командасын тыңлыйк.
Безнең команда “Зебра”.
Безнең   девиз:
“Җәяүлеләр сукмагы –
 Зебра,- диеп атала.
Машиналарны үткәр дә
Син алга таба атла”.
Җыр “Хәерле көн”
Бәйгебезне бәяләп барачак  хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырып үтәм:...............................................................................................................                           
Сезне кызыклы конкурслар,уеннар көтә. Шулай итеп башлыйбыз.Сезгә уңышлар телим. (Скамейка алдына өстәлләрне куясы, өстәл өстенә знаклар куясы)
1 бирем“Табышмагы миннән, җавабы сездән” Сез өстәлдәге билгеләр арасыннан дөрес  дип уйлаган  билгене табып күрсәтергә  тиеш буласыз. Дөрес җавап экранда чыгачак. Чагыштырып барырсыз. Беренче табышмак Светофор командасына
1.Әлеге билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
-Игътибарлы булыгыз,-ди
Җәяүле үткән чакта.        (Пешеходный переход)
                                           (Җәяүлеләр кичүе)  Слайд
 
Зебра командасына
2.Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә  килер
Кайсы билге,кем әйтер?      (Пункт питания)
                                           (“Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе) Слайд.
 
   Светофор командасына                                       
3.Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак?    (Въезд запрещен)  (“Юл юк”)  Слайд.
 
Зебра командасына
4.Бу билгене күргәч тә –
   Сөенә авырулар:
  Димәк якында гына –
  Ярдәм күрсәтүчеләр.       (Пункт медицинской помощи)
                                        (Медицина ярдәме пункты”) Слайд.
 
Светофор командасына                                       
5.Тик бу билге торган җирдә
Йөр син велосипедта.
Син йөрсен өчен җайланган
Монда , димәк,юллар да.     (Велосипедная дорожка)
 
                                              (“Велосипед юлы”) Слайд.
Зебра командасына
6.Эчәсен килсә әгәр,
Чатнап кипсә авызың.
Су табарга булышырмын,
Билге исеңдә хәзер.               (Питьевая вода)
                                             (“Эчәргә яраклы су”)  Слайд.
 
Светофор командасына                                       
7. Бу билгене күрми үтү
Мөмкин түгел һич кенә.
 Кызыл, сары, яшел күзле
Ак өчпочмак ич менә!
Җемелдәтер өч күзен,
Әйтер өчен өч сүзен.
Кызыл әйтер: “Туктап кал!”
Сары әйтер: “Игътибар!”
Яшел әйтер: «Юл ачык,
Карап кына атлап чык!»              (Светофор)  Слайд.
 
Зебра командасына
8.”Балалар!” дип сигнал бирәм
Ерактан ук мин- билге.
Шоферлар игътибарына                                                                                           Эленгән бит мин инде.       (Дети)  (Балалар)(Слайд)
 
Светофор командасына                                       
9.Монда бары машиналар
Тыз да быз йөреп тора.
Ә велосипедларда             (Движение на велосипедах запрещено)
Монда йөрү тыела.               (Велосипедларда йөрү тыела)  (Слайд)
Зебра командасына
10. Кызыл түгәрәк эчендә
Тора кара җәяүле.
Мондый билгене күрсәң,           (Движение пешеходов запрещено)
Юлларга чыкма әле!                   (Җәяүлеләргә юл тыелган)  (Слайд)
Биремне яхшы гына үтәп чыктыгыз.
2 бирем. “Нинди билге кирәк ?”  Рәсемгә карап, юлның бу өлешендә нинди юл билгесе булырга тиешлеген аңлатырга кирәк була. (Һәр командага чиратлап экранда  рәсем күрсәтелә, знакны өстәлдән табып күрсәтергә тиеш буласыз. Дөрес знак экранда чыга).                                                                     
3 бирем. “Тыңла. Уйла. Җавап бир”          (Һәр командага сораулар бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар).
 Светофор командасына сораулар:
  1. Йөртүче тәгәрмәчләрне нәрсә ярдәмендә бора? (Руль)
2.  Светофорның әзерләнергә куша торган сигналы нинди төстә? (Сары)
3. Транспорт чарасы өчен ягулык? (Бензин)
4. Юл хәрәкәтен көйләүченең  сырлы таягы? (Жезл)
5. Ике тәгәрмәчле моторлы транспорт чарасы? (Мопед)
6. Җир асты  транспорт чарасы? (Метро)
7.Җәяүлеләр кайдан  йөрергә тиеш? (Тротуар)                                                         8. Нинди транспорт төрләрен беләсез? (Җир өсте, су, һава)                   9.Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч  төс — кызыл, сары, яшел)                                                          10. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)
Зебра командасына сораулар:
11. Транспортта баручы ничек дип атала? (Пассажирлар)                                     12.Кайсы машиналар  светофорның кызыл утына  туктамаска да мөмкин? (Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция машиналары  сиренасын һәм өстәге утларын (проблесковый маячок) кабызган булса).                                               13.Нәрсә ул тротуар? (Җәяүле юлы.)                                                            14.Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)                          15. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)                             16.Юлда бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк? (Кагыйдә)                                17. Автобустан төштең дә, юлның икенче ягына чыгарга кирәк. Нишлисез?(Автобус киткәнен көтәргә, аннан соң, машина юклыгына ышангач кына чыгарга).                                                                                                                                  18.Юлны аркылы чыгу урыны ничек билгеләнә? (Махсус разметка белән – Зебра)                                                                                                       19.Велосипедта  йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк ? (Юл йөрү кагыйдәләрен)                                                                                                 20.  Урам аша чыкканда светофорга игътибар итергә кирәк. Ә светофор булмаса нишләргә? (Башта сулга аннан уңга карап, машина булмаса, әкрен генә урам аша чыгарга.)
4 бирем. “Яшерелгән сүзләр” уены. Бирелгән таблицадан юлга,юл  хәрәкәтенә кагылышлы сүзләрне табып язарга тиеш буласыз. Язган язманы хөкемдарларга бирәсе була.  
5 бирем. “Билгене таны” уены.  
Һәр командага 4- әр пазл  бирелә, аларда  юл билгеләре сурәтләнгән. Икесен балалар җыя, икесен әти-әниләр җыярга тиеш булалар. Рәхим итегез.
 
Җыр “Мин шофер”
 
6 бирем. “Светофорны  җый”
Һәр командага өч төрле шар бирелә. Алар чиратлап төсле шарларны кул белән өскә чөеп хәрәкәт ясап, билгеләнгән урынга кадәр барып, андагы светофор төсенең бер кисмә өлешен алып кайтып балага бирәләр.Бала  магнит тактада светофор җыя.(Төсле шарлар, бадминтон таягы, киселгән светофор түгәрәкләре,магнит такта, өстәлләр, ориентир өчен таяк)
7 бирем. « Җитез  самокатлар»
 Балалар  самокатта алга куелган каршылыкларны үтеп  кайтып эстафетаны бирәләр.
8 бирем. «Җир өсте җәяүлеләр һәм җир асты  җәяүлеләр  кичүе» (Музыка )
 Әниләр һәм әтиләр скамейка өстеннән шул вакытта балалар туннель эченнән  чыгалар, алда куелган өчпочмакларны атлап чыгып  ориентирны йөгереп үтәләр  , әни (әти) кулын җитәкләп  кайтып эстафетаны тапшыралар.                           9 бирем. “Сүз белән әйтмибез, ә хәрәкәт белән күрсәтәбез” (Пантомима) Билгеле бер знакны каршы командага хәрәкәтләр белән күрсәтү. Ахырда әлеге знакның  кәгазь вариантын күрсәтү.
10 бирем.    “Әкияти ситуацияләр” биреме. Хәзер чиратлап һәр командага ситуацияләр  тәкъдим итәм. Игътибар  белән тыңлап җавап бирәсе була.
1.“Зебра” командасына  - “Ниф-Ниф, Наф-Наф Нуф-Нуф” маҗаралары.
Ниф-Ниф, Наф-Наф, Нуф-Нуф үзләренең иптәшенә туган көнгә киткәннәр. Алар юл чатына җиткәндә светофорның яшел төсе янып-сүнеп торган. Наф-Наф юл аша йөгереп чыгып киткән, Ниф-Ниф атлап кына чыккан, ә Нуф-Нуф тротуарда торып калган. Геройларның  кайсы дөрес эшләгән һәм ни өчен? (Нуф-Нуф. Яшел утның янып-сүнеп торуы аның тиздән сүнеп кызыл ут кабыначагын күрсәтә. Аңа светофорның тиешле сигналын көтеп торырга кирәк).
  1. “Светофор” командасына - “Кызыл Калфак һәм Буратино”
Буратино велосипедта бара. Автобус тукталышында ул Кызыл Калфак һәм Бүрене күрә.
  • Мине даруханәгә алып бар әле , - ди  Кызыл Калфак, - әбием чирли иде.
  • - Юк, мине, - диеп үтенә Бүре.
Буратино белән кем барачак?
( Беркем дә бармый. Велосипедта бер генә кеше утырып йөри ала).
  1. “Зебра” командасына - “Йомры Икмәк”
Сукмактан Йомры Икмәк тәгәри, ә каршына Бүре чыга һәм болай ди.
-Йомры Икмәк, Йомры Икмәк,хәзер  мин сиңа  бер мәсьәлә әйтәм. Шуңа җавап таба алмасаң мин сине ашыйм! Бүген , мин  тиешенчә, юлның сул ягыннан машина белән төлке янына барам. Шулчак юл йөрү инспекторы сыбызгысын сызгырта. Ничек уйлыйсын,ул мине ни өчен туктатты ? (Транспорт чараларына юлның уң ягыннан йөрергә рөхсәт ителә).
4.  “Светофор” командасына - “Простаквашинага телеграмма”.
Простаквашинага Федор абыйдан телеграмма килде – ул дусларын каникулда шәһәргә кунакка чакыра. Эт Шарик һәм Кот Матроскин  җыенып шәһәргә киттеләр.Ләкин алар авылда бик озак яшәгәнгә юл йөрү кагыйдәләрен онытып бетергәннәр. Аларны үтәргә иде дә кая инде, дуслары көтә бит. Шулай итеп, алар шәһәргә килделәр дә автобустан төшкәч бәхәсләшә башладылар.Шарик әйтә юлны шуннан гына чыгыйк ди. Ә Матроскин юлны җәяүлеләр кичүе –зебра буенча чыгарга кирәк ди.
Кайсы фикерне дөрес дип уйлыйсыз? Ни өчен?(Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгарга тиеш).
11- бирем.”Автомульти” дип атала.  Әкият, мультфильмнарны искә төшерик әле. Кайсы мультфильмда нинди транспорт төрләре бар? Командалар белән уйлап җавап бирерсез.  Хәзер билгеле бер мультфильм  буенча  сезгә  сорау бирелә. Сез игътибар  белән тыңлап  җавап бирергә тиеш буласыз. Дөрес җавап экранда чыга.
“Светофор” командасына сорау .Тылсымчы фея Золушка өчен кабакны нәрсәгә әверелдерде? ( Карета) Слайд.
“Зебра” командасына сорау.  Леопольдның яраткан транспорт төре? (Велосипед) Слайд
«Светофор» командасына сорау. Карлсон нәрсә ярдәмендә хәрәкәт итә? (Пропеллер) Слайд.
“Зебра” командасына сорау.  Фёдор  абыйның  әти-әниләре хат ташучы Печкинга нинди транспорт чарасын  бүләк иткәннәр. (Велосипед). Слайд.
“Светофор” командасына сорау. Алладин принцесса белән нәрсәгә утырып очкан. (Ковер-самолет). Слайд.
“Зебра” командасына сорау.Убырлы карчыкның шәхси транспорты. (Ступа) Слайд.
“Светофор” командасына сорау. Бассейнная урамыннан игътибарсыз кеше Ленинград шәһәренә нәрсәгә утырып киткән? (Поездга) Слайд.
“Зебра” командасына сорау. Кар патшабикәсе нәрсәгә утырып йөргән? (Чана)  Слайд.
“Светофор” командасына сорау. Өч батыр егетнең транспорт төре нинди? (Атлар)  Слайд.
“Зебра” командасына сорау. Бремен музыкантлары нәрсәгә утырып сәяхәт иткәннәр? (Арба) Слайд.
А.б. Әлеге бирем сорауларына  да унышлы гына  җавап бирдегез. Балалар башкаруында  җыр тыңлап үтик “Светофор утлары”.
Җыр “Светофор утлары”
А.б. Хөрмәтле әти-әниләр, бәйгебез ахырына да якынлашты. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Ә хәзер инде сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. Рәхим итегез. (Хөкемдарлар чыгышы.Бүләкләү.)
 
А.б.  Без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек, күп кенә кагыйдәләрне  искә төшердек.
        Очраштык без бүген, баш ваттык,
        Аралаштык, көлдек, сөйләштек.
        Өй мәшәкатләрен читкә куеп,
        Имин йөрү өчен көрәштек.
        Бердәмлек, дуслык, татулык –
        Безнең өчен кирәк һәммәсе.
        Күкләр аяз булсын,
        Илләр тыныч булсын,
        Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашабыз. Исән-имин йөрегез!