Лицензия на осуществление образовательной деятельности
№ 56-46 от 09.04.2021 г.
СМИ. Регистрационная запись ЭЛ № ФС 77 - 76118 от 12.07.2019 г. 
тел. 8-800-100-26-84
эл. адрес - centrideia@mail.ru
 

НАПИСАТЬ НАМ

 

 

ЦЕНТР ГРАЖДАНСКИХ         

            И МОЛОДЁЖНЫХ     

                       ИНИЦИАТИВ

 

Поиск

Для того, чтобы добавить материал в методическую копилку, необходимо войти на сайт, или пройти регистрацию.

Календарь мероприятий

ПОДПИСКА

Новости

03.05.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина (из цикла «Приключения воробышка Кеши) «Православные...
02.05.2024 г.
VII Всероссийский конкурс «От зелёного ростка до цветка»
28.04.2024 г.
X Всероссийский конкурс, посвящённый Международному дню семьи «Семья - это мы! Семья - это я!»
26.04.2024 г.
Всероссийский конкурс рисунков, посвящённый Международному дню семьи «Моя семья крепка, дружна и...
26.04.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина (из цикла «Изучай и развивайся») «Великая Отечественная...
25.04.2024 г.
Всероссийская интеллектуальная викторина для учеников 1-4 классов, посвящённая Дню Победы в Великой...
24.04.2024 г.
X Всероссийский фестиваль творчества, посвящённый Международному дню защиты детей «Мир, в котором я...

Образовательная программа дополнительного общеразвивающего художественно-эстетического направления "Тылсымлы куллар"

МБОУ "Девятернинская ООШ им. Л.Айтуганова Агрызского района Республики Татарстан"

 

Образовательная программа дополнительного общеразвивающего художественно-эстетического направления "Тылсымлы куллар"

 

учитель начальных классов

Габбасова Гузалия Гыезовна

 

 

 

Аңлатма язуы. 
        Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
           -Федеральный закон от 29.12.2012 года  № 273-ФЗ «Об образовании в РФ»
           - Концепция развития дополнительного образования детей от 4 сентября 2014 г. № 1726-р
           -  Порядок организации и осуществления образовательной деятельности по дополнительным общеобразовательным программ от 29.08.2013Г.№1008 Постановление Главного государственного санитарного врача Российской Федерации от 4 июля 2014 г. N 41 г. Москва
     "Об утверждении СанПиН 2.4.4.3172-14 "Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы образовательных организаций дополнительного образования детей"" 
 
            Программаның эш юнәлеше.
Программа, төрле яклап, балаларның  кул эшләренә сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелде. Балаларның кул эшләренә сәләтләрен үстерү- технология, рәсем укытучылары, түгәрәк җитәкчеләре алдына куйган төп максатларның берсе. Укучыларның кул эшләренә оста булулары,  хатын-кызга тормыш өчен кирәкле  һөнәр үзләштерүе дигән сүз. Шул уңайдан түбәндәге эш төрләре планлаштырылды: кул эшләренең тарихын өйрәнү, кул эшләрен үзләшерү, эшне анализлау,  кул эшләре осталары белән очрашулар үткәрү, күргәзмәләр оештыру, бәйрәм- кичәләр үткәрү.
Программаның актуальлеге.
 Баланы тормышка әзерләү, аңа һәнәри белем бирү бүгенгесе көндә әһәмиятле проблемаларның берсе. Ә бу өлкәдә эш дәрестә дә, дәрестән тыш чараларда да һәрдаим алып барыла. Авыл мәктәпләрендә укучы баланың вакытын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру зур әһәмияткә ия. Чөнки авылларда һәм шәһәрләрдә эшсезләр саны көннән-көн арта бара. Ә  эшсезлек  исә кешене бозыклыкка, начар юлга этәрә. Әгәр дә кешенең күңел биреп эшли торган, аңа рухи ләззәт бирә торган эше булса, ул беркайчан да эшсез калмый, эшсез утырмый. Шул уңайдан балаларда хезмәткә, кул эшләренә кызыксынуны кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Балалар кул эшләрен бик яратып, күңел биреп башкаралар. Бу эш күмәк формада (түгәрәкләрдә) алып барылса бигрәк тә яхшы. Күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре, матурлыкка омтылыш  тәрбияли. Алар дәрестән тыш шөгыльләрдә кораллар белән дөрес эш итү күнекмәләре ала, санитария-гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәнә. Дәрестә алган күнекмәләрен балалар тормышта да куллана. Шулай ук бу дәрестән тыш шөгыльләр барышында укучылар  рәссам-бизәүче, декорацияләр ясаучы, дизайн остасы, конструктор, тегүче, чигүче һ.б һөнәр ияләре белән танышалар.
Программаның максаты.
 Балаларга табигатьтән бирелгән һәм укыту- тәрбия процессында барлыкка килгән иҗади сәләтләрен, кул эшләренә осталыкларын үстерү.
Программаның бурычлары:
1.Укучыларга халкыбызның борынгыдан килгән кул эшләре турында өстәмә мәгълүмат бирү.
2. Кул эшләренә тарту, төрле эшләнмәләр ясау осталыкларын камилләштерү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
3. Кул эшләренә кызыксыну уяту, гореф-гадәтләребезгә  мәхәббәт тәрбияләү.
Программаның максатка ярашлы булуы.
Программа теоретик һәм практик өлешләрдән тора.
Теоретик өлештә укучыларның кул эшләре буенча белемнәрен тулыландыруга игътибар бирелсә, практик өлештә алган белемнәрне куллана белүгә, башка фәннәр, тормыш белән заманча иҗат итә алу мөмкинлегенә әһәмият бирелә.
         Программа 10-14 яшьлек балалар өчен төзелде.
Куллану вакыты- 3 ел.
Программа атнага 4 сәгать исәбеннән (сишәмбе, пәнҗешәмбе 2 шәр сәг.) 140 сәгатькә төзелде.
Өстәмә белем бирү программасына нәтиҗә ясау формалары – төрле иҗади-эзләнү эшләрендә, кул эшләре буенча конкурсларда, күргәзмәләрдә  катнашу.
Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү ысуллары:
1.Укучыларның алдагы тормышта  һәр хуҗабикә өчен кирәкле һөнәрне үзләштерүләре һәм тормышта куллана белүләре.
2. Һәр матурлыкны, гүзәллекне күрә, аны үз кулларың белән тудыра белергә өйрәнүләре.
3. Эстетик зәвык белән бизәү алымнарын үзләштерүләре.
       Өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыруда нәтиҗә чыгару формалары
        1. Укучыларның кул эшләре буенча күргәзмә оештыру.
        2. Район һәм республика күләмендәге конкурсларда катнашу.
        3. Фәнни-эзләнү эшләрен яклау.
        4. Түгәрәк җитәкчесенең иҗади отчеты.
Укучылар эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәсе.
Кул эшләрен мөстәкыйль башкара алу, иҗади фикерли алуы  өчен  мактау,  үткәрелә торган  күргәзмә, ярышларда диплом, грамоталар  белән  бүләкләү, әти-әниләргә мактау хатлары язу.
Ата-аналар белән эш:
         1.Укучыларның ата- аналары белән берлектә онытылып барган борынгы кул эшләрен тагын да камилләштерү.
         2.Ата-аналар җыелышларында баланың сәләте, сәламәтлеге, кызыксынулары, эшчәнлеге турында әңгәмә.
         3. Төрле кул эшләре конкурслары, ярышлар, гаилә бәйрәмнәре үткәрү.
         4.Дәрестән тыш чараларда ”Шәфкатьлелек” ярминкәләре, төрле күргәзмәләр оештыруда әти-әниләрнең материаль ярдәме.
 
Беренче елга укыту-тематик планы
 
 
Бүлек һәм тема исемнәре
Занятие төре
Барлыгы (сәг.)
Сәгатьләр саны
теория
практика
1.
Программага кереш.
 
2
2
-
2.
Туган ягыбыз табигате.
Лекция,
экскурсия
8
2
6
3.
Табигый материаллар белән эш.
Лекция,
практик
12
4
8
4.
Бүлмә гөлләрен тәрбияләү, үстерү серләре.
Лекция
8
4
4
5.
Бәйләү-кул эшенең бер төре. Ыргаклы энә белән бәйләү.
Лекция,
практик
20
4
16
6.
Бәйләм энәсе белән бәйләү.
Лекция,
практик
16
4
12
7.
Тозлы камыр белән эш.
Лекция,
практик
10
2
8
8.
Аппликация.
Лекция,
практик
10
4
6
9.
Сюжетлы картиналар, паннолар эшләү.
Лекция,
практик
16
4
12
10.
Чигү- борынгыдан килгән кул эше.
Лекция,
практик
20
6
14
11.
Оригами сәнггате.
Лекция,
практик
6
2
4
12.
Буяу белән бизәү сәнгате
Лекция,
практик
14
4
10
13.
Күргәзмә. Йомгаклау.
конкурс
2
-
2
 
Барысы:
 
144
42
102
 
 
 
Программаның эчтәлеге.
         Программага кереш. Түгәрәк эше белән кызыксындыру. Программаның эчтәлеге белән таныштыру. Кирәкле әсбап, материаллар булдыру. Санитария- гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру. Инструктаж бирү. Эш урынын әзерләү..
         Туган як табигате.  Табигать һәм мин. Табигатькә экскурсияләр. Табигатьне күзәтү. Табигатьнең истәлекле урыннарын фотога төшерү.Туган як табигате- слайдлар карау. Түгәрәк дәресләре өчен табигый материаллар туплау.
Табигый материаллар белән эш.  Табигый материаллар белән эшләү буенча күрсәтмәлелек бирү, аңлату. Табигый материаллардан композицияләр, картиналар, уенчыклар, паннолар  ясау.
Бүлмә гөлләрен үстерү серләре. Бүлмә гөлләрен тәрбияләү, аларны үрчетү. Гөлләрнең күптөрлелеге. Серле гөлләр дөньясы.  Бүлмә гөлләре турында әкият. Гөлләр турында слайдлар.Чыгышлар, киңәшләр тыңлау. 
Ыргаклы энә белән бәйләү.Бәйләү алымнарын өйрәнү. Бәйләү журналларына күзәтү. Ыргаклы энә ярдәмендә уенчыклар, сувенирлар, баш киемнәре,җиңсез кофталар  бәйләү.
Бәйләм энәсе белән бәйләү. Бәйләү төрләре белән танышу. Төрле узорлар өйрәнү.Башмак һәм бияләйләр, уенчыклар  бәйләү. Проект эшләре язу.
Тозлы камыр белән эшләү серләре.Тозлы камырдан магнитлы сувенирлар, күләмле картиналар ясау.
Аппликация.   Тукымадан  һәм кәгазьдән ябыштырып паннолар эшләү.”Кокон”нар ясау, аларны бизәү.Яңа ел өчен уенчыклар ясау.Тозлы камырдан сувенирлар ясау, аларны тукымага картонга ябыштыру.
         Сюжетлы картиналар, паннолар  эшләү.Төрле  материаллар (йомырка кабыгы, ярмалар, җепләр һ.б.) кулланып картиналар эшләү.
Чигү. Элмәкләп, тамбур җөе белән, сәйлән белән чигү үрнәкләре.Татар милли бизәкләрен кулланып кулъяулыклар, калфаклар чигү.Авылыбызның чигү осталары белән очрашу.Слайдлар карау. Пректлар язу, аларны яклау.
Оригами сәнгате.  Оригами сәнгатен өйрәнү.Төсле кәгазьдән чәчәкләр ясау. Композицияләр төзү.
Буяу белән бизәү сәнгате.Төсле буялар белән эшләү (акварель, гуашь, карандаш, акбур һ.б.лар.Төсләрне дөрес куллану турында аңлату. Милли бизәкләрне өйрәнү, яңа төр бизәкләр уйлап табу. Рәссамнар иҗатына күзәтү.
Йомгаклау. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру.Иң яхшы кул эшләре осталарын билгеләү, бүләкләү. Җәйгә биремнәр.
Икенче елга укыту-тематик планы
 
Бүлек һәм тема исемнәре
Занятие төре
Барлыгы (сәг.)
Сәгатьләр саны
теория
практика
1.
Программага кереш.
 
2
2
-
2.
Без яшь дизайнерлар.
Лекция,
доклад
8
2
6
3.
Күңелле шрифтлар.
Лекция,
практик
12
4
8
4.
Тукыма белән эшләү серләре.
Лекция
8
4
4
5.
Бәйләү-кул эшенең бер төре. Ыргаклы энә белән бәйләү.
Лекция,
практик
20
4
16
6.
Бәйләм энәсе белән бәйләү. Авылыбызның бәйләү осталары белән очрашу.
Лекция,
практик
20
4
16
7.
Тозлы камыр белән эш. Сувенирлар ясыйбыз.
Лекция,
практик
14
4
10
8.
Аппликация.
Лекция,
практик
10
4
6
9.
Табигый күн белән эш.
Лекция,
практик
10
2
8
10.
Чигү- борынгыдан килгән кул эше. Канвага чигү.
Лекция,
практик
16
4
12
11.
Кулинария. Аш- су әзерләү серләре.
Лекция,
практик
6
2
4
12.
Рәссам дәресләре. Рәсемнәр ясарга өйрәнәбез.
Лекция,
практик
16
6
10
13.
Күргәзмә. Йомгаклау.
конкурс
2
-
2
 
Барысы:
 
144
42
102
 
Программаның эчтәлеге.
         Программага кереш. Түгәрәк эше белән кызыксындыру. Программаның эчтәлеге белән таныштыру. Кирәкле әсбап, материаллар булдыру. Санитария- гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.Инструктаж бирү. Эш урынын әзерләү.
         Без яшь дизайнерлар.  Дизайнер һөнәре белән таныштыру.Өй дизайны, кием дизайны. Без бүген үзебез дизайнерлар! Слайдлар карау.
Күңелле шрифтлар.  Шрифт төрләре белән танышу. Балалар китапларына күзәтү.Китап бизәү сәнгатен өйрәнү. Түгәрәк газетасын иҗат итү. Компьютерда язу, шрифт төрләрен карау.
Тукыма белән эшләү серләре. Тукыма белән эшләү алымнары. Тукыма төрләре. Печвероклар, сувенирлар  тегү.
Ыргаклы энә белән бәйләү.Бәйләү алымнарын өйрәнү. Ыргаклы энә ярдәмендә уенчыклар, сувенирлар, баш киемнәре,җиңсез кофталар бәйләү.
Бәйләм энәсе белән бәйләү. Бәйләү төрләре белән танышу. Авылыбызның осталары белән очрашу.Төрле узорлар өйрәнү. Башмак һәм бияләйләр, сувенирлар бәйләү. Проект эшләре язу.
Тозлы камыр белән эшләү серләре.Тозлы камырдан магнитлы сувенирлар, күләмле картиналар ясауны дәвам итү..
Аппликация.   Тукымадан  һәм кәгазьдән ябыштырып паннолар эшләү.”Кокон”нар ясау, аларны бизәү.Яңа ел өчен уенчыклар ясау.Тозлы камырдан сувенирлар ясау, аларны тукымага картонга ябыштыру.
         Табигый күн белән эш. Күннең үзенчәлекле сыйфатларын өйрәнү. Күн белән эшләү техникасын өйрәнү.Күннән брошкалар, алкалар, сувенирлар ясау.
Чигү. Элмәкләп, тамбур җөе белән, сәйлән белән чигү үрнәкләре.Татар милли бизәкләрен кулланып кулъяулыклар, калфаклар чигү.Авылыбызның чигү осталары белән очрашу.
Кулинария. Аш-су әзерләү серләре.Табын этикеты. Без яшь кулинарлар.
Рәссам дәресләре.Төсле буялар белән эшләү (акварель, гуашь, карандаш,акбур һ.б.лар.Төсләрне дөрес куллану турында аңлату. Милли бизәкләрне өйрәнү, яңа төр бизәкләр уйлап табу. Табигать күренешләрен ясау. Рәссамнар иҗатына күзәтү. Авылыбыз рәссамы Фәнис Шарипов белән очрашу. Рәссамның слайдларын карау.
Йомгаклау. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру.Иң яхшы кул эшләре осталарын билгеләү, бүләкләү. Җәйгә биремнәр.
 
Өченче елга укыту-тематик планы
 
 
Бүлек һәм тема исемнәре
Занятие төре
Барлыгы (сәг.)
Сәгатьләр саны
теория
практика
1.
Программага кереш.
 
2
2
-
2.
Булачак дизайнерлар.
Лекция,
доклад
8
2
6
3.
Әкияти шрифтлар.
Лекция,
практик
12
4
8
4.
Тукыма  серләре.
Лекция
8
4
4
5.
Бәйләү-кул эшенең бер төре. Ыргаклы энә белән бәйләү.
Лекция,
практик
20
4
16
6.
Бәйләм энәсе белән бәйләү. Авылыбызның бәйләү осталары белән очрашу.
Лекция,
практик
20
4
16
7.
Тозлы камырдан сувенирлар ясыйбыз.
Лекция,
практик
14
4
10
8.
Аппликация. Кәгазь серләре.
Лекция,
практик
10
4
6
9.
Табигый күн. Сувенирлар эшләү.
Лекция,
практик
16
4
12
10.
Чигү- борынгыдан килгән кул эше. Канвага чигү.
Лекция,
практик
16
4
12
11.
Аш- су әзерләү серләре.
Лекция,
практик
6
2
4
12.
Без- булачак рәссамнар!
Лекция,
практик
10
4
6
13.
Күргәзмә. Йомгаклау.
конкурс
2
-
2
 
Барысы:
 
144
42
102
 
 
Программаның эчтәлеге.
         Программага кереш. Түгәрәк эше белән кызыксындыру. Программаның эчтәлеге белән таныштыру. Кирәкле әсбап, материаллар булдыру. Санитария- гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.Инструктаж бирү. Эш урынын әзерләү.
Булачак дизайнерлар.  Дизайнер һөнәре белән таныштыру.Өй дизайны, кием дизайны. Без бүген үзебез дизайнерлар! Слайдлар карау.
Әкияти  шрифтлар.  Шрифт төрләре белән танышу. Балалар китапларына күзәтү.Китап бизәү сәнгатен өйрәнү. Түгәрәк газетасын иҗат итү. Компьютерда язу, шрифт төрләрен карау.
Тукыма  серләре. Тукыма белән эшләү алымнары. Тукыма төрләре. Печвероклар, сувенирлар  тегү.
Ыргаклы энә белән бәйләү.Бәйләү алымнарын өйрәнү. Ыргаклы энә ярдәмендә уенчыклар, сувенирлар, баш киемнәре,җиңсез кофталар бәйләү.
Бәйләм энәсе белән бәйләү. Бәйләү төрләре белән танышу. Авылыбызның осталары белән очрашу.Төрле узорлар өйрәнү. Башмак һәм бияләйләр, сувенирлар бәйләү. Проект эшләре язу.
Тозлы камырдан сувенирлар ясыйбыз. Тозлы камырдан магнитлы сувенирлар, күләмле картиналар ясауны дәвам итү..
Аппликация. Кәгазь серләре   Тукымадан  һәм кәгазьдән ябыштырып паннолар эшләү.”Кокон”нар ясау, аларны бизәү.Яңа ел өчен уенчыклар ясау.Тозлы камырдан сувенирлар ясау, аларны тукымага картонга ябыштыру.
         Табигый күн. Сувенирлар эшләү. Күннең үзенчәлекле сыйфатларын өйрәнү. Күн белән эшләү техникасын өйрәнү.Күннән брошкалар, алкалар, сувенирлар ясау.
Чигү. Элмәкләп, тамбур җөе белән, сәйлән белән чигү үрнәкләре.Татар милли бизәкләрен кулланып кулъяулыклар, калфаклар чигү.Авылыбызның чигү осталары белән очрашу.
Кулинария. Аш-су әзерләү серләре.Табын этикеты. Без яшь кулинарлар.
Рәссам дәресләре.Төсле буялар белән эшләү (акварель, гуашь, карандаш,акбур һ.б.лар.Төсләрне дөрес куллану турында аңлату. Милли бизәкләрне өйрәнү, яңа төр бизәкләр уйлап табу. Табигать күренешләрен ясау. Рәссамнар иҗатына күзәтү. Авылыбыз рәссамы Фәнис Шарипов белән очрашу. Рәссамның слайдларын карау.
Йомгаклау. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру.Иң яхшы кул эшләре осталарын билгеләү, бүләкләү. Җәйгә биремнәр.
 Түгәрәкне методик яктан тәэмин итү.
         “Тылсымлы куллар”  гомумбелем программасын методик яктан тәэмин итүгә дидактик принциплар, методлар, техник җиһазлау, оештыру эшләре, нәтиҗә чыгару формалары керә. Занятиеләргә әзерләнгәндә, укыту процессын оештыру нормаларына һәм  дидактик принципларга аерым игътибар бирелә.
Иң беренче чиратта -  күрсәтмәлелек  принцибы. Әлбәттә, кул эшләнмәләре иҗат итү  өчен   матурлыкны  күрә, тоя белү кирәк. Укытучының үрнәк эше, юнәлеш бирүе аша моңа ирешергә мөмкин. Уку-укыту процессында,  куелган максатка ирешү өчен, системалылык һәм эзлеклелек зур роль уйный. Шулар аша  укучылар әкренләп  белем һәм күнекмәләргә ия булалар. Педагог уку-укыту планын системалылык һәм  эзлеклелек  принципларына нигезләнеп, үзгәртү мөмкинлеген дә күздә тотып төзи. Иҗат эшчәнлегенең иң кирәклесе булган мөстәкыйльлеккә дә  зур игътибар  бирелә. Аның аша теорияне практика белән бәйләү, ныклы белем һәм күнекмәләргә  ия булырга мөмкин.
         Дидактик, методик һәм гамәли яктан дөрес оештырылган түгәрәк эше укучыларның белемнәрен киңәйтә, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Түгәрәкнең педагогик яктан эффектлылыгы тагын шунда:  укучылар дәрестә булмаган кызыклы материал белән танышалар. Дәрестән тыш чараларда катнашу нәтиҗәсендә алган белемнәрен дәрестәге мөстәкыйль эш вакытында да файдалана алалар.
Түгәрәк эшчәнлегендә кулланылган методлар,  программаны тормышка ашыруда аеруча әһәмияткә ия.
         1. Аңлату. Укытучы күрсәтмә әсбаплардан (таблица, схема, рәсем), интернет чыганаклардан, үзенең үрнәк эшләреннән файдаланып, төрле мисаллар өстендә өйрәнә торган материалны укучыларга аңлата, шул ук  вакытта укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны да күздә тота. Кул эшләренең төрләрен өйрәнгәндә бу метод отышлы.
         2. Әңгәмә. Укучыларның танып белү  эшчәнлекләрен активлаштырырга, уйлау сәләтен үстерергә, түгәрәктәге барлык укучыны да эшләтергә ярдәм итә.
         3. Эшләгән кул эшләренә анализ. Алган белемнәрне  файдаланып, эшләгән эшне тикшерү, бәя бирү. Декоратив-гамәли сәнгатьнең төрләрен өйрәнгәндә, укучыларның үзләре иҗат иткән кул эшләнмәләрен тикшергәндә кулланыла.
        5. Очрашулар. Авылыбызның алтын куллы осталары белән, әти-әниләр белән очрашулар үткәрү. Бу метод яңа төр  кул эшләрен өйрәнү барышында ярдәм итә.
          Эш   принциплары.
           - системалылык, кул эшләре белән шөгыльләнүне билгеле бер системага салу;
           - мөстәкыйльлек – иҗат эшчәнлегенең иң кирәклесе;
           - гуманлылык.
 
Әдәбият исемлеге:
Укытучы өчен:
1. Андреева И.А. « Шитье и рукоделие», М.: «Прометей», 1994
2. Гусарова Н.Н. “Техника изонити”, С-Петер.: “Детсво-пресс”,2007
3. Сергеева Н.Г. “Тылсымлы бизәк” К.: “Татарстан”, 1989
4. Сергеева Н.Г. “Татар сынлы сәнгате”, К.: “Татарстан”, 1986
5. Шевчук Л.В. Дети и народное творчество.Москва,                           “Просвещение”,1985.
6. Мульги А.Я. Мәктәптә кул эше. Казан, 1974.
 Укучылар өчен:
1.Агапова И, Давыдова М. “Аппликация”, М.: “Лада”, 2009
2.Г.И.Перевертень ”Самоделки из разных материалов” Москва, “Просвещение”,    1985.
          3. Шевчук Л.В.” Дети и народное творчество”.М.:“Просвещение”,1985.
         4. Шевчук Л.В. “Яркие узоры”.Изд. “Малыш”, Москва,1986.
5. Гулова Ф. Е. “Татарская народная вышивка”. Казань,1980.
6. Геронимус Т.” Серебряная паутинка”.Москва,1998.
7. Тарасенко С.Ф. “Забавные поделки (крючком и спицами)”
М.: “Просвещение”,1992.
8. Нагибина М.И. “Плетение для детворы из ниток, прутьев и    коры”. Ярославль, 2000.
9. Больгерт Н., Крумбахер Ральф “Вязаные игрушки”
10. Журнал “Золотая коллекция вязания спицами”
11. Проснякова Т.Н., Циркулик Н.А. “ Уроки творчества”.Самара “Учебная литература”, 2001